КОВИД ГОМЕРЛӘРНЕ ӨЗӘ: ЯҢА АНТИРЕКОРД
Моннан алдагы антирекорд 14 августта куелган иде, ул көнне 819 пациент үлгән.
Узган тәүлектә Россиядә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясеннән иң күп үлем очрагы (820) теркәлгән. Моннан алдагы антирекорд 14 августта куелган иде, ул көнне 819 пациент үлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Мәскәүдә – 54, Санкт-Петербургта – 38, Краснодар краенда 34 кеше үлгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, пандемия башланганнан алып Россиядә 179 меңнән артык кеше вирус корбаны булган.
Илдә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 19 360 яңа очрагы ачыкланган, 19 661 кеше терелгән.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясен 6,8 миллионнан артык кеше йоктырган, шуларның 6 миллионнан артыгы савыккан.
Чыганак:Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев