Логотип Идель
Яңалыклар

КОВИД КОТЫРА: ТӘҮЛЕК ЭЧЕНДӘ 40 МЕҢ АВЫРУЧЫ

Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 40 123 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 8,6 процентында авыруның клиник чагылышлары булмаган.

Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 40 123 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 8,6 процентында авыруның клиник чагылышлары булмаган. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб хәбәр итә.

Зарарланганнар саны арту буенча төбәкләр бишлегенә Мәскәү - 5 183 кеше, Санкт-Петербург - 3 421, Мәскәү өлкәсе - 2 726, Самара өлкәсе - 1 798, Кырым Республикасы - 828 пациент эләкте. Бер тәүлек эчендә илебездә 1 235 авыру вафат булган, 33 645 кеше тулысынча терелгән.

Бүгенге көндә Россиянең 85 төбәгендә барлыгы 8 992 595 COVID-19 очрагы теркәлгән. Барлыгы 252 926 кеше үлгән, 7 720 962 пациент терелгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев