КОВИДТАН ӨЧ ЯҢА ПРЕПАРАТ СЫНАЛА
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус белән авыручы госпитализацияләнгән пациентларда COVID-19дан өч яңа фармакологик препаратны сыный башлады.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус белән авыручы госпитализацияләнгән пациентларда COVID-19дан өч яңа фармакологик препаратны сыный башлады. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, сүз артесунат, иматиниб һәм инфликсимаб препаратлары турында бара. Аларда СОVID-19 белән хастаханәгә озатылган пациентларда үлем куркынычын киметүдә потенциал ачыкланган. Артесунат — авыр малярия, иматиниб — яман шешнең кайбер төрләрендә, ә инфликсимаб — Крон авыруы һәм ревматоидлы артрит кебек иммун системасы авыруларында кулланыла.
Бу препаратларны тикшерү өчен җитештерүчеләр тәкъдим иткән.
Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасы химаясында үткәрелә торган сынауларының яңа фазасында 52 илдә 600дән артык хастаханәдә меңләгән тикшеренүчеләр катнаша. Бу беренче сынаулар фазасына караганда 16 илгә күбрәк. Бу бер үк вакытта дәвалануның берничә төрен бердәм беркетмә буенча бәяләргә, препаратның үлемгә йогынтысын дөрес бәяләү өчен меңләгән пациентны җыярга, шулай ук дәвалауның нәтиҗәсез ысулларын өзәргә мөмкинлек бирә.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев