Логотип Идель
Яңалыклар

КОВИДТАН РЕВАКЦИНАЦИЯ ЯСАУ ӨЧЕН ИҢ НӘТИҖӘЛЕ ВАКЦИНА АТАЛДЫ

Тулаем алганда, теркәлгән вакциналарның теләсә кайсы белән кабат прививка ясарга мөмкин. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерә

Корнорнавирстан ревакцинаөияләү өчен иң нәтиҗәле препарат булып "Спутник" тора. Шул ук вакытта, тулаем алганда, теркәлгән вакциналарның теләсә кайсы белән кабат прививка ясарга мөмкин. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерә, дип хәбәр итә РИА "Новости".

«Хәзергә булган мәгълүматлар буенча, теркәлгән теләсә кайсы вакцина белән ревакцинацияләнергә мөмкин, әмма барыннан да нәтиҗәлерәк "Спутник"  санала. Бернинди тискәре нәтиҗәләре булмаячак, ике платформа бер-берсен тулыландырырга мөмкин. Моның буенча фәнни мәгълүматлар бастырылмаган, тикшеренүләр бара ", - диде Тимаков.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, чит ил тикшеренүләре нигезендә, төрле вакциналар кушылмасы чир йоктыруны булдырмау өчен бик нәтиҗәле, катнаш иммунитет  вирусны нейтральләштерә ала. "Безнең илдә авыруның иң нәтиҗәле вакцина - бу этапта - "Спутник" вакцинасы", - дип белдерде Тимаков.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев