Логотип Идель
Яңалыклар

КӨЗ ҮЗЕНЕКЕН ИТӘ: АВЫРУЧЫЛАР АРТА

Бер атна элек вируслы чирләр ике кешедә генә ачыкланса, хәзер мондый очраклар арткан. Аның әйтүенчә, узган атнада 160 кеше тикшерелгән: шуларның алтысында вирус табылган.

Татарстанга респиратор вируслы инфекцияләр сезоны килеп җиткән. Бу хакта матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Бер атна элегрәк вируслы чирләр ике кешедә генә ачыкланса, хәзер мондый очраклар арткан. Аның әйтүенчә, узган атнада 160 кеше тикшерелгән: шуларның алтысында вирус табылган.
“ОРВИ сезонының безгә килеп җитүен аңлата бу. Хәзер вируслар тарала башлаячак”, – дип аңлатып үткән Авдонина.

Әлеге киңәшләр сезгә авырудан сакланырга һәм тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итәр.

1. Өйдә утырырга. Терелеп беткәч кенә эшкә, укырга барырга кирәк.

2. Битлек кияргә. Әгәр дә өйдә утыру мөмкинлеге юк икән, битлек кияргә кирәк булачак. Аны һәр 4 сәгать саен алмаштырып тору зарур. Сәламәт кешеләргә исә битлек киеп йөрүдән бернинди файда да юк. Ул организмны вирус керүдән саклый алмый.

3. Авырган чакта кул биреп күрешү, кочаклашу, үбешү тыела.

4. Төп профилактик чара булып бүлмәләрне җилләтү санала. Һава алмашы вирусларның күләмен киметә, бер үк вакытта авыру очрагы китереп чыгарырга да мөмкин. Без бит вирусны һава аша күчә дибез. Әгәр дә өйдә авыру кеше бар икән, бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.

5. Кварц куллану. Ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә, юкка чыгара.

6. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз.

7. Дезинфекцияли торган чаралар белән өй-бүлмәләрне юып-җыештырып алу кирәк. Еш куллана торган уртак әйберләрне (уенчыкларны да) дезинфекцияләүнең нәтиҗәсе була.

8. Һәркем үз организмын яхшы белә. Нинди витаминнар эчәсен табиб белән дә киңәшләшергә мөмкин. Кемдер гомеопатик препаратлар, умартачылык продукциясе, фитоиммуномодуляторлар, интерферон препаратларын куллана. Халык медицинасына да өстенлек бирүчеләр җитәрлек.

Әмма балаларга профилактик даруларны табиб киңәшеннән башка бирергә ярамый. Бу йөкле хатыннарга да кагыла. Ана һәм яралгы өчен куркынычсыз булса гына профилактик дарулар һәм башка төр саклану чаралары куллана аласыз.

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. Аскорбин кислотасы әчетеп тозланган кәбестәдә, цитруслы җимешләрдә, баллы болгар борычында күп. Кәбестә салатлары да иммунитетны арттыра.

Профилактика өчен рационга сарымсак, суган кертү дә файдалы булачак. Көнгә ике тырнак сарымсак ашау авыз куышлыгындагы бактерияләрне юкка чыгара. Яшелчә, җиләк-җимешләрне көн саен ашау организмда матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев