Логотип Идель
Яңалыклар

КӨЗГӘ КЕРӘБЕЗ - ҺАВА ТОРЫШЫ БЕЗГӘ НӘРСӘ ӘЗЕРЛИ?

Җылы һава торышы озакка түгел - 1 һәм 2 сентябрьдән соң көз үзен сиздерә башлаячак.

Җылы һава торышы озакка түгел -  1 һәм 2 сентябрьдән соң көз үзен сиздерә башлаячак. Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлары шул хакта сөйли.

Чәршәмбе, 1 сентябрьдә, республика антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. Шуңа явым-төшемнәр ихтималы зур түгел. Төнлә 5-10, көндез 23-28 градус җылы булачак.

Пәнҗешәмбе, 2 сентябрьдә тотрыксыз һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә 10-12, көндез 22-27 градус җылы булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 3 һәм 4 сентябрьләрдә һава температурасы төшә . Җомга көнне төнлә 10-15, ә көндез 22 градус җылы булачак. Шимбә көнне төнлә 7-9, көндез 18 градус булыр дип көтелә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев