-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Күпләргә үрнәк ярыш
Баштарак «Юлдаш» җәмгыяте призларына дип узган, аннан бу ярышларны оештырып, районыбызның йөзләгән баласын сөендергән Алмаз Рәшит улы Нотфуллинны рәхимсез үлем арабыздан алып киткәч, районыбызның көрәш федерациясе бу ярышларны аның истәлегенә уздырырга дип карар кылган иде.
Шулай итеп менә өченче ярышыбыз да үз югарылыгында узып китте.
Бар да сценариядәгечә барып чыкты. Ярышларыбызны ачарга килгән олы кунакларыбыз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район спорт “министры”, Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидулин, районыбыз легендасы РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиевларның истәлекләре белән уртаклашып, ярышларны ачарга хәер-фатихаларын биргәннән соң, яшь көрәшчеләребезгә Балтач гимназиясе үзешчәннәре көне буена җитәрлек рухи азык та өстәделәр.
Ярышларны көне буе тамаша кылган мәрхүмнең уллары Искәндәр белән Ильясның да йөзләреннән әтиләре белән горурлану чаткылары сирпеп торды. Бик күңелләре булды аларның ярышны оештыручыларга. Ә менә мәрхүмнең бертуганы, районыбыз башлыгы Рамил Рәшит улының килеп, “абсолют” батырга зур суммалы приз куюы, ярышларыбызның азагына көчкә нокта куйдырды. Соңгы 6 үлчәүдә батыр калган егетләрнең көрәше залны гомер булмаган алкышларга күмде.
Җиңүче кем булды, дисезме? Үзеннән бик күпкә авыр булган баһадирларны сыртларына салган 65 килограммм үлчәү авырлыгында чемпион калган Смәел егете Илгизәр Галимуллин ул. Менә бит, бу җиңү хәтта тренеры Альберт Алимас улының күңеленә дә кереп карамагандыр әле. Чыннан да, бу егетебезнең спорт “арсеналы” ярыштан ярышка артып бара. Әле бер көнне, очрашкан вакытта Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов та бу егетнең җиңүләре белән горурлануын яшермәде. “Шаккатып карап утырдым әле Илгизәрнең яулаган бүләкләрен, кыска гына вакыт эчендә рәттән ничә җиңү яулаган”, - дип сокланды ул егетебезнең җиңүләренә.
Күчмә Кубокның Яңгулдан Нормага китүе дә көтелмәгәнрәк хәл булды, бугай. Икенче урынга Чепья егетләре лаек булса, яңгуллылар бу юлы өченче урын белән канәгатьләнделәр.
Инде аерым үлчәү авырлыгында җиңүчеләбез белән танышырга вакыт җитте.
Менә алар:
2001-2002 елларда туган 89 көрәшче арасында җиңү яулаучылар:
40 кг.га кадәр-1.Ленар Әүхәдиев 2.Әлфис Галимов/икесе дә Бөрбаштан/ 3.Ильяс Йосыпов/Чепья/.
45 кг. – 1. Нияз Әскәров/Чепья/ 2.Рәнис Зарипов/гимназия/ 3. Никита Михайлов/Куныр/ .
50 кг.- 1.Булат Яруллин 2.Хәсән Әсхәдуллин/икесе дә Яңгулдан/ 3.Фирдүс Зәкиуллин/Смәел/.
55 кг.-1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов/Чепья/ 3.Кәрим Зәйнуллин/Норма.
60 кг.-1.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 2.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 3.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.
65 кг.-1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/ 3.Рүзәл Саттаров/Куныр/.
70 кг.-1.Ильмир Гыйльфанов/Чепья/ 2.Эдуард Петухов/Куныр/ 3.Илназ Мөхәммәтгалиев/Чепья/ .
75 кг.-1.Рөстәи Сираҗиев 2.Раниф Камалов/икесе дә Чепьядан/ 3. Илдан Әшрәфҗанов/Норма/.
80 кг.-1.Ранил Бариев/Норма/ 2.Ранил Әшрәпов/Яңгул/ 3.Афзал Галиев/Норма/.
85 кг.-1.Ранил Габнасыйров/Норма/ 2.Рамир Идиятуллин/Салавыч/
Авыр үлчәүдә-1.Инсаф Шәрифҗанов/Норма/ 2.Дмитрий Никифоров/Кече Лызи /бу үлчәүлзрдә икешәр генә көрәшче иде.Н.С,/
Киләсе очрашуыбыз - Яңгул җирлегендә. Биредә танылган көрәшче Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә узучы ярышларга көтеп калабыз.
Нурзада Сәмигуллин, Балтач.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз