Логотип Идель
Яңалыклар

Кремль яр буенда «Җәй тәме» фестивале узачак

Гастрономия бәйрәмендә 100 дән артык салкын ризык тәкъдим ителәчәк.

 Кремль яр буе 21-25 нче июньдә «Җәй тәме – 2023» туңдырма фестивален үткәрү мәйданчыгы булачак. Гастрономия бәйрәмендә 100 дән артык салкын ризык тәкъдим ителәчәк.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татлы мамыктагы туңдырманы, Япониянең салкын тайяки десертын, Мәскәү пломбирын, Monterra, Carte DOr маркалары астында җитештерелгән продукцияне, шулай ук гранулалы, скульптуралы, кыздырылган һәм Көнчыгыш туңдырмасын (хәләл) һәм башкаларны татып карый алачак. 

Фестиваль ачылу көнендә, 21 нче июньдә 13:00 сәгатьтә, балалар мастер-класслары узачак һәм аквагрим зонасы ачылачак. Концерт программасы 16:00 сәгатьтә башланачак, ә 18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үз номерларын GS Music School вокал мәктәбе тәкъдим итәчәк. Just dance 20:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр Кремль яр буеның социаль челтәрләрендә.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев