Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Кремль: Россиядә бернинди дә дефолт була алмый

Хәлләрне дефолт игълан итүгә хәтле җиткермәс өчен Россиянең җитәрлек акчасы бар.

Хәлләрне дефолт игълан итүгә хәтле җиткермәс өчен Россиянең җитәрлек акчасы бар. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.

«Әйдәгез, Көнбатышның нәрсәгә әзер булуы турында белер өчен каһвә куесында багып утырмыйк, бу файдасыз эш. Һәм, әлбәттә, бернинди дә дефолтлар була алмый, чөнки Россиядә кирәкле күләмдә акча бар», — диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, барлыкка килергә мөмкин булган теләсә нинди дефолт бары тик ясалма характерда булыр иде.

Реклама

«Әлеге планда барлык процессларның да гадәти режимда баруы яхшы», — диде Песков журналистларга. «Көнбатышның Россиягә каршы чиктән тыш катгый чаралар күрергә әзер булуы турында сигнал бармы?» — дигән сорауга ул шулай дип җавап бирде. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев