Логотип Идель
Яңалыклар

Күргәзмә “qot”лы булсын!

Чаллыда күптәннән көтеп алынган, моңа кадәр әле беркайчанда булмаган күргәзмә узды. Яшьләрнең шактый күп булуы, татар мохите белән кызыксынулары, һичшиксез, сөендерде.

Чаллыда күптәннән көтеп алынган, моңа кадәр әле беркайчанда булмаган күргәзмә узды. Татар яшьләре өчен автокалада мондый яңа форматта оештырылган чаралар, дөресен әйткәндә, еш булмый. Шуңа күрә яшьләрнең шактый күп булуы, татар мохите белән кызыксынулары, һичшиксез, сөендерде.

Нинди соң ул “qot”лы күргәзмә?

“qot”– хәзерге төрки андеграунд белән классик татар каллиграфия сәнгатенең катнашмасы. Әлеге чара татар каллиграфиясе сәнгатен торгызуга, татар халкының борынгы тарихын кичерүгә багышланган. Күргәзмәнең исеме үзенчәлекле, беренче тапкыр ишеткән кеше бу сүзнең нәрсә аңлатканын да белмәскә мөмкин бит. Тәкъдим ителгән объектларның авторы, рәссам– каллиграф, Истанбулның Мигъмар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты шәкерте, Рәсәй һәм халыкара күргәзмәләр һәм бәйгеләр лауреаты Айзат Минһаҗи: “qot”– борынгы төркиләрдә Тәңре тарафыннан иңдерелгән тормыш көчен, җан энергиясе дигәнне аңлата”. Әлеге төшенчә хәзерге вакытта аерым татар гыйбарәләрендә дә саклана: “котлы булсын/котым чыкты/котырган/котылдым/коточкыч”.

Чараның төп объектлары

Күргәзмәгә эләккәч, ниндидер гадәти булмаган, татар кешесе күнекмәгән “тусовка"га барган кебек буласың. Ә бу бит “яңа татар” буыны мохите, монда һәр җирдә миллилек хөкем сөрә! Әлеге чара – хәзерге яшь татарларның нинди киңлектә һәм нинди милли код белән яшәвен аңларга омтылыш. Монда Айзат Минһаҗинең 16 әсәре тәкъдим ителде, аларның һәрберсенә дә QR-код билгеләнгән. Кодны телефон аша укып, һәр әсәргә бәйле булган җырны тыңлап була.

Картиналарда төрле тарихи каһарманнарга һәм шәхесләргә (Дәрдемәнд, Мәрҗәни, Күлтәгин, Билге каһан, Шамил Анак, Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафурова) мөрәҗәгать бар. Ни өчен рәссамның әсәрләренең күбесе ханнарга бәйле соң? “Мине бер әйбер борчый: миллилеккә бәйле булган нәрсә дә булса эшлибез икән, без соңгы йөз елны гына күз уңында тотабыз, бөек халкыбызның моңа кадәр булган борынгы тарихы, кызганычка каршы, онытыла ”,– дип әйтте Айзат Минһаҗи.

Килгән кунакларга нәрсә әзерләнгән иде?

Чарага килгән һәр кеше каллиграфик әсәрләр, бетондагы граффитилар, киемнәрне кастомлаштыру, dj-set, автордан экскурсия һәм хәзерге татарларның ничек яшәве, үз проектларын булдыруы турында документаль фильм белән таныша ала иде.

Әлбәттә, мондый заманча, яңа форматтагы чаралар ешрак үткәрелсә, миллилегебез һәрдаим безнең белән калачак һәм булачак.

Камилә Сираева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев