Логотип Идель
Яңалыклар

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен бушлай экскурсия уза

4 августта Казан Кремлендә күрмәүче һәм начар күрүче шәһәрлеләр өчен «Кремльгә кагыл " дип исемләнгән бушлай экскурсия узачак.

4 августта Казан Кремлендә күрмәүче һәм начар күрүче шәһәрлеләр өчен "Кремльгә кагыл" дип исемләнгән бушлай экскурсия узачак. Катнашучылар борынгы ныгытма архитектурасы белән танышачак, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булачаклар.

Казанлылар Кремльгә кагыла алачак – экскурсияләрдә Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы һәм Сөембикә манарасының тактиль макетларын да кулланачаклар.

Экскурсия 13.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте. Катнашу өчен +7 (843) 567-80-29 яки +7-986-917-78-61 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев