Логотип Идель
Яңалыклар

Кукмара авылы иҗатчыларны чакыра!

Кукмара районының Вахит авылында “Авылга да, шәһәргә дә” дип исемләнгән арт-резиденция узачак.

Быел Кукмарада 27 август көнне, инде икенче тапкыр арт-резиденция уздырыла. 

Оештыручылар әйтүенчә, проектка гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. Гаризаларны “Авылга да, шәһәргә дә” проектының ВКонтактедагы рәсми төркеменә юлларга кирәк. 

Проектта 18-35 яшьтәге егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Быел, проектка берникадәр үзгәрешләр кертелгән: “АртЛаб” юнәлешендә яшь рәссамнар Вахит авылын рәсемгә төшерәчәк, “МузЛаб” юнәлешендә фолк жанрындагы музыкантлар иҗат итәчәк, “ДэнсЛаб” юнәлешендә бию чыгышлары булыр дип көтелә. Арт-резиденция кысаларында автор-башкаручы Булат Алеев, хореограф Анна Пушкина, рәссам Никита Маркин үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев