Логотип Идель
Яңалыклар

Күн мозаикасы остасы Наилә Кумысникованың эшләре «Хәзинә» галереясында тәкъдим ителә

Экспозициягә күн мозаика техникасында башкарылган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре кертелгән: Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгыннан һәм шәхси коллекцияләрдән панно, читекләр, сумка, костюмнар.

29 нчы мартта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган күн мозаикасы остасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Наилә Кумысникова күргәзмәсе ачылды.

Экспозициягә күн мозаика техникасында башкарылган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре кертелгән: Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгыннан һәм шәхси коллекцияләрдән панно, читекләр, сумка, костюмнар. 

Наилә Кумысникова шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Әлмәт татар драма театрында, «Экипаж» Казан эксперименталь театрында, Татар яшьләр театрындагы һ.б. спектакльләр өчен декорацияләр һәм костюмнар авторы булып тора. 

1995 елда рәссам Татарстанда беренче «Булгари» халык һөнәрләре иҗади остаханәсен ача. Оста аяк киеме ясауның борынгы технологияләрен, аның үрнәкләре семантикасын, орнаменталь композициясен җентекләп өйрәнә. Наилә Кумысникова татар бизәкле җөйсез итекләр, озын кунычлы ир-ат читекләре, күп төсле җепләрдән торган җөй технологиясен торгызган. 

 Экспозицияне 23 нче апрельгә кадәр карарга мөмкин булачак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев