Логотип Идель
Яңалыклар

«Кунакчыллык мастерлары»: эчке туризмны югары дәрәҗәгә күтәрү

«Кунакчыллык мастерлары» – үз эшенең остасы булган талантлар һәм инициатив кешеләр өчен үткәрелә торган, эчке туризм үсешенә уңай шартлар булдыруга, туристлык өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс.

«Кунакчыллык мастерлары» – үз эшенең остасы булган талантлар һәм инициатив кешеләр өчен үткәрелә торган, эчке туризм үсешенә уңай шартлар булдыруга, туристлык өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс. Максаты – илебезнең туристик потенциалын ачу һәм эчке туризмны югары дәрәҗәгә күтәрү.

Ике ел үткәрелү дәверендә Россиянең төрле почмакларыннан 50 меңнән артык кеше теркәлде, 73 регионнан 139 җиңүче үз проектларын тормышка ашырыр өчен грантлар, шулай ук федераль ведомстволар һәм бизнестан хуплау алды.

2022 елның 12 мартыннан «Кунакчыллык мастерлары» конкурсының III сезонына теркәлү башланды. Бу конкурс «Россия – мөмкинлекләр иле» дип аталган президент платформасы проектларыннан берсе.

Быелгы сезонда грант фонды арттырылды. Шулай ук көчле уку программасы каралган. Оештыручылар әйтүенчә, туризм өлкәсендә эшләргә, үз проектын башларга яисә дәвам итәргә теләгән һәркем конкурста катнаша, төрле курсларда укып белемен арттыра, остазлар ярдәмендә проектын тагын да яхшырта ала.
2020 һәм 2021 елгы конкурслардан аермалы буларак, быелгы конкурста 4 юнәлеш каралган. «Кунакчыллык индустриясе менеджерлары», «Туризмда стартаплар һәм көтелмәгән идеялар», «Территорияләр үсеше», «Туризмның киләчәге». Беренче этап – 5 апрельгә кадәр теркәләү, икенче этапта эссе язып, бирелгән темага үз фикереңне җиткерү, соңрак проектыңны онлайн рәвештә экспертларга тәкъдим итү. Бу этапны үткән очракта, конкурсантлар ярымфиналга чакырыла. Ул Россиянең берничә шәһәрендә үткәреләчәк. Ә инде проектлары жюри тарафыннан югары бәяләнгән җиңүчене сентябрь аенда үтәчәк финалга чакыралар.

Быелгы сезон шунысы белән дә аерылып тора, Россиянең 75 регионыннан 100 ләгән Кунакчыккыл вәкиле билгеләнде. Татарстаныбыздан Казан экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы, экскурсовод, «Кунакчыллык мастерлары» конкурсының остазы Раушания Миңнуллина, туризм эксперты, Татарстан буенча гадәти булмаган турлар оештыручы Ләйлә Умарова һәм Алсу Сафиуллина, кунакчыллык вәкилләре буларак, музей хезмәткәрләрен, кунакханә һәм ресторан менеджерларын, экскурсоводларны, авыл туризмын, экологик сукмаклар, кемпинг һәм авторлык турларын оештыручыларны, сувенир продукциясе җитештерүчеләрне, IT хезмәткәрләрне конкурста катнашырга, җиңү яулап, проектларының үсешенә грантлар алырга чакыра.

Бу конкурс студентлар өчен – үз эшеңне башларга, туризм өлкәсендә карьера баскычында үсәргә менә дигән проект! Соңга калмагыз! Теркәлү 5 апрельгә кадәр. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев