Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Курчак театры да иҗат лабораториясе башлаячак!

    Лабораторияләр бик популяр була башлады соңгы арада. Сәнгать белән бәйле һәр өлкәдә катнашырга чаралар җитәрлек. Күптән түгел "Әкият" курчак театры да лаборатория уздырачагы хакында хәбәр итте. 

     Чараны 2020 ел башына планлаштырганнар. «Әкият» курчак театры 2020 елның гыйнвар ахырында иҗади лаборатория уздырачак. Бу хакта театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов "Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

    Реклама

    Спектакль өчен барлыгы өч текст: икесе рус труппасы өчен һәм берсе татар телендә сайланачак.

    «Татар классик әкияте булачак, русныкы һәм чит илнеке, Астрид Линдгрен булыр, мөгаен. Хәзер без материалны гына җыябыз әле», - дип өстәде танылган тәнкыйтьче.

    Нияз Игъламов лаборатория кураторларының берсе булачак. Әлеге лабораториядә ничек катнашырга мөмкинлеге әлегә билгеле түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!