Логотип Идель
Яңалыклар

Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылы халкы өчен гуманитар ярдәм җыелды

Татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына милләттәшләребез ярдәм җыйдылар.

Татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына милләттәшләребез ярдәм җыйдылар. Алар өч көн эчендә штабка күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килгән.

 Кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз (Эчкен) авылына юлга кузгалды

Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә тиз арада авылны торгызу, төзелеш буенча эшләр башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. 

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев