«Куркыгыз, хыяллар чынга аша!»
3 июльдә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге мәйданчыгында Казан яхтсмены Алмаз Алеевның җир тирәли сәяхәтенә багышланган «Трусцой по океану» китабының презентациясе булды.
Чарада теләгән һәркем яхтсмен һәм аның командасы әгъзаларына кызыксындырган сорауларын бирә алды. Алмаз Алеевнең җир тирәли сәяхәтенең тарихы журналист Олег Карякинның китабына нигезләнгән. «Трусцой по океану» яхтадагы кызыклы вакыйгалар һәм күп санлы фотоларга бай. Авторга хезмәтне кызыклырак итеп язу өчен океан дулкыннарын үз җилкәсендә татып карарга туры килә.
Чарада җир тирәсен әйләнеп узган Татарстан республикасы әләмен ТР Милли музее фондларына тапшыру тантанасы узды. Презентациядән соң тыңлаучыларның әлеге китапны геройларның һәм авторның автографлары белән алырга мөмкинлек туды.
Шуны әйтәсе килә: сәяхәтчеләрнең күзләре янып тора. Аларның девизы: "Куркыгыз, хыяллар чынга аша!"
Автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев