Логотип Идель
Яңалыклар

Кыю идеяләрең булса, грант ал!

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы яшьләр өчен грантлар конкурсына гаризалар кабул итә.

Грантлар ярдәмендә студентлар һәм төрле кызыклы проектлар авторлары иң кыю идеяләрен һәм теләкләрен чынга ашыра ала. 

«Мәгариф флагманнары» – укытучылар, студентлар, эшмәкәрләр һәм идарәчеләр өчен бәйге. Катнашучылар белем бирү марафонын узачак, җиңүчеләр исә Россия мәгариф системасының кадрлар резервына керү мөмкинлеге алачак. Гаризаны 15 августка кадәр бирергә мөмкин:  https://flagmany.rsv.ru/.

«Цифрлы ачыш. Сезон: Ясалма интеллект» конкурсы катнашучыларын бизнес-кейслар, IT өлкәсендәге экспертлар белән аралашу һәм акчалата призлар көтә. Теркәлү өчен:  https://hacks-ai.ru/.

«Россияне яңадан ачабыз» – студентлар өчен бәйге.  Җиңүчеләр Россиянең бер төбәгенә аның стратегик үсеше мәсьәләләрен хәл итү өчен проект яки тикшеренү экспедициясенә барачак. https://vk.com/stud_exp_hse.

III Халыкара төзелеш чемпионаты – Россиянең киләчәк шәһәрләре турында. Чемпионат призлары арасында БДИга өстәмә баллар, Россия буенча сәяхәт итү мөмкинлеге һәм акчалата призлар бар. Сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://pro-wcc-school.ru/?utm_source=case-in&utm_medium=ads&utm_campaign=media

Моннан тыш, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында даими проектлар эшли:

– Компетенция үзәкләре;

– Кадрлар агентлыгы;

– «Башка Эш»;

– «Уенны башла»;

– «Экософия».

Аларда теләсә кайчан катнашып була.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев