Логотип Идель
Яңалыклар

Кыш айларында популяр булган «Топ 10 татар китабы»

Татарстан Милли китапханәсе кыш айларында китапханәдә иң популяр булган 10 китап исемлеген төзегән.

Татарстан Милли китапханәсе кыш айларында китапханәдә иң популяр булган 10 китап исемлеген төзегән.

«Аны безнең китапханәчеләр укучылар алган китаплар нигезендә төзеде. Бу рубрика сезгә сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз», — ди китапханәнең матбугат хезмәте.

Исемлек Әмирхан Еникиның «Матурлык» җыентыгыннан башлана. Беренче өчлеккә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң» китабы һәм Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» китабы кергән.

Исемлектә Г.Сафиуллинаның «Заһидә», Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле», Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар», Рәдиф Сәгъдинең «Бервакытны — без тугач…», Мәдинә Маликованың «Арыш тәме», Ә.Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» китаплары бар.

Унлыкны Галиәскар Камалның «Пьесалар» җыентыгы төгәлли. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев