Логотип Идель
Яңалыклар

Кыш Бабай поезды Казанга кайчан киләчәк?

Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә киләчәк. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша узачак.

Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә киләчәк. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша узачак.

Аннары поезд Чабаксарда – 4 декабрьдә, Йошкар-Ола һәм Казанда – 5 декабрьдә, Ижевскида – 6 декабрьдә тукталыш ясаячак. Моннан тыш, поезд Ковров һәм Владимир станцияләрендә – 13 гыйнварда, шулай ук Кировта – 14 гыйнварда булачак.

Тукталыш булган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә.

Состав Кыш Бабай Россия буйлап сәяхәт итә торган бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциядән гыйбарәт. Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы» вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һ.б бар. Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз була.

Поезд Россия тимер юллары буйлап 33 мең километрдан артык юл узачак.

Чыганак: Татар-информ
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев