Логотип Идель
Яңалыклар

Кыш кар буенча планны икеләтә арттырып үтәде

Быел Казанда табигать кар катламы буенча планны арттырып үтәде - аның биеклеге инде уртача күрсәткечтән ике тапкырга диярлек артып киткән.

Быел Казанда табигать кар катламы буенча планны арттырып үтәде - аның биеклеге инде уртача күрсәткечтән ике тапкырга диярлек артып киткән. Бу хакта матбугат конференциясе барышында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер безнең кар катламының биеклеге 59-60 см. Бу бик күп, чөнки кар катламының биеклеге 10 см булган кышлар була. Элегрәк искәрмә кышлар булган -  кар 100 см тирәсе, бу максималь, рекордлы билге. Уртача алганда, кар 37-40 см. Ягъни табигать кар катламы буенча планны арттырып үтәгән, гәрчә алда февраль булуга карамастан", - диде Переведенцев.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев