Логотип Идель
Яңалыклар

Кыска гына вакыт эчендә температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә

Казанда бу атна ахырында аномаль җылы һава торышы салкыннар белән алышыначак.

Арктикадан салкын һава керү аркасында температура кисәк түбәнәячәк. Ул нормадан шактый түбән булачак. Кыска гына вакыт эчендә температура һәм атмосфера басымының кискен үзгәрүе көтелә.

Норма буенча 10 февральгә кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура -12, -13 градус тәшкил итә. Хәзер исә ул чынлыкта нормадан 10 градуска югарырак. Шимбә көнне, 6 февральдә суыта башлаячак, бу киләсе атнада да дәвам итәчәк. Сишәмбе көнне, 8 февральдә, тәүлеклек уртача температура якынча -23 градус тәшкил итәр дип көтелә, бу нормадан 10 градуска (ике тапкыр диярлек) түбәнрәк.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

чыганак

«Идел» журналы 16+

Теги: кыш, һава торышы, салкыннар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев