Логотип Идель
Яңалыклар

Көзгә сөт бәясе артырга мөмкин

Көзгә сөт продукциясен җитештерүчеләр сату бәяләрен күтәрергә планлаштыралар.

Көзгә сөт продукциясен җитештерүчеләр сату бәяләрен күтәрергә планлаштыралар, дип яза РБК

2021 елда сөт бәясе аны җитештерүгә киткән чыгымнарны капламый, дип белдерә сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге генераль директоры Артем Белов ("Союзмолоко" да 48 җитештерүче һәм 40 сөт эшкәртүче).

Көзгә кирәкле рентабельлекне саклау өчен җитештерүчеләр сөт продукциясенә бәяләрне 7-10%ка арттырырга мәҗбүр булачак, ди "Молвест" компаниясе генераль директоры Анатолий Лосев. Сөт тармагы соңгы ел ярым эчендә җитештерүдә дә дә, эшкәртүдә дә керемнең кискен кимүе белән очрашты, дип аңлата Белов. Аның бәяләвенчә, җитештерүдә үзкыйммәт 18% ка арткан, эшкәртүдә - 6-8% ка, шул ук вакытта ваклап сатуда бәяләр соңгы ел ярымда үсмәгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бәяләр тотрыклы, диләр, әмма җитештерүгә чыгымнар артуын таныйлар. Сөт предприятиеләренә ярдәм итү өчен хөкүмәт чаралар комплексы кабул итте, дип ышандыра Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев