Логотип Идель
Яңалыклар

Күзәтүче - блогерлар БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАШАЛАР

Аларның бурычы - тавыш бирү барышын теркәү һәм аны үз аккаунтларында яктырту. Блогерлар белән шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев очрашты.

Татарстанда көзге сайлауларда блогерлар Иҗтимагый палатаның күзәтүчеләре буларак актив рәвештә эшкә кереште.

Үзләренең беренче тәҗрибәләре белән алар социаль челтәрдә уртаклаштылар.

«ТР Президентын сайлау һәм ТР Муниципаль берәмлекләре Советларына депутатлар сайлау башланды. Ике Руслан арасында булганда теләк теләргә кушалар. Ә мин үз чиратымда барысы да гадел һәм максималь объектив үтүен телим, дип язган күзәтүче - блогер Радик Хөснуллин.

- Мобиль күзәтүчеләр командасы буларак 3 көн дәвамында ниләр булганын күрсәтеп барачакбыз», — дигән Instagram сәхифәсендә күзәтүче блогер Руслан Сабиров.

Татарстан блогерлары беренче тапкыр сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре төркеме составына керде.

Аларның бурычы - тавыш бирү барышын теркәү һәм аны үз аккаунтларында яктырту. Блогерлар белән шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев очрашты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев