Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Ландыш мандарин «ашарга» чакыра!

    Талантлы яшь язучы Ландыш Әбүдарова «Мандариннар» дигән җыентыгын нәшрияткә басмага тапшырып йөргәндә, мәктәпләрдә татар телен укыту буенча шау-шу куба. Озак та узмый, гөнаһ шомлыгына каршы, Баумандагы татар китабы кибетен дә ябык куялар. Бу хәлләрне күреп автор куркуга кала: татар телендә китап чыгарып йөрим дә, ә аны укучы булырмы соң? «Мандариннар» китабы табадан төшкән, хуҗасының кулында. Аны тамашачыга тәкъдим итәсе генә калган. 
    12 март көнне кичке сәгать җидедә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында Ландыш Әбүдарова шушы «Мандариннар» дигән китабын тәкъдим итәчәкләр. Кичәнең сценария авторы Луиза Янсуар белән режиссеры Әминә Миндиярова тамашачыларга, көтелмәгән хис-кичерешләрдән тыш, мандаринлы кәеф вәгъдә итә. Кунакларга китапта тасвирланган вакыйгалардан сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтеләчәк. Бу геройларның кайсы әсәрдән булуын кисә, укучы китаптан үзе укып эзләп табарга тиеш. Балачак та, авыл халкы сихерче карчык дип уйлаган йөз яшьлек кортка да, кешеләрне телсез калдыра торган яңа туган бала да һ.б. күренешләр дә бар монда. Ә иң кызыгы кичәгә килгән һәркемне фойедан ук әкияти тамаша һәм сюрпризлар көтә. Мандариннар белән сыйлыйячаклар. Шуңа да килми калмагыз. Кичәгә керү ирекле булса да, алдан теркәлү шарт. 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!