Логотип Идель
Яңалыклар

ҮЛҮЧЕЛӘР САНЫ 90ГА ҖИТТЕ...

«12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», — диелә хәбәрдә.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«12 октябрьгә Татарстанда коронавирустан вафат булуның 90 очрагы теркәлде», — диелә хәбәрдә.

Казанда яшәүче 1946 елгы ир-ат ике яклы пневмония диагнозы белән Республика клиник инфекцион хастаханәсенә китерелгән була. Пациентның хәле хроник авырулар кискенләшү аркасында катлауланган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар.

1945 елгы хатын-кызны ике яклы пневмония диагнозы белән Тукай районы үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр. Дәвалау нәтиҗә бирмәгән, Covid-19 вирусы булуны лаборатор тикшеренүләр раслаган. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев