Логотип Идель
Яңалыклар

ҮЛЕМ САНЫ 116ГА ҖИТТЕ...

Татарстанда яңа коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган.

Татарстанда яңа коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Шулай итеп, республикада Covid-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 116га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1974 елда туган беренче вафат булган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән госпитализацияләнгән. Ул хроник авырулардан җәфа чиккән.

1951 елда туган икенче ир-ат коронавирус йогышы белән хастаханәгә китерелгән, аның хәле пневмония булу аркасында катлауланган булган. Сәламәтлеге хроник авырулары кискенләшүе фонында начарланган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», – диделәр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев