Логотип Идель
Яңалыклар

Әлфия Авзалова турында нәфис фильм төшереләчәк

Татар җыр сәнгатендә колач җитмәслек зур музыкаль мирас калдырган, гомере буе үзенең кабатланмас моңы аша халыкка сәнгать шатлыгы өләшкән Әлфия Авзалованың мирасы барлана. 

Татар җыр сәнгатендә колач җитмәслек зур музыкаль мирас калдырган, гомере буе үзенең кабатланмас моңы аша халыкка сәнгать шатлыгы өләшкән Әлфия Авзалованың мирасы барлана. 

Исегезгә төшереп узабыз, Әлфия Авзалова фонды  тарафыннан шактый проектлар да тормышка ашты. Әлеге фондны атаклы җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова җитәкли. Киң катлам укучы “Әлфия Авзалова” истәлекләр китабын яратып кабул итте. Китап рус һәм инлиз телләрендә дә дөнья  күрде. 18 ноябрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә китапның рус вариантын тәкъдим итү чарасы да оештырыла.

Гомерен татар җырына багышлаган Әлфия Авзалованың 2022 елда 90 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге уңайдан Татарстанда җырчыга багышланган нәфис фильм төшерергә ниятлиләр. Төп рольне Зөлфия Авзалова үзе  башкарырга теләге барлыгын да белдерде.

“Яшь чагымда артистлыкка укысам да мин гаиләне сайладым. Әмма әнием белән сәхнәдә дә эшләдем. Мине әнигә нык охшаталар. Фильмда әнинең олыгайган чагын уйный алыр идем...”, - ди Зөлфия ханым. 

Юбилей елынаа Әлфия Авзалова җырларыннан торган караоке да эшләнер, дип көтелә. Шулай ук җырчы фонды Авзалованың шәхси архивында сакланучы истәлекле фотолардан альбом чыгарырга да планлаштыра.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев