Логотип Идель
Яңалыклар

ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ЯНКА КУПАЛА УРТАКЛЫГЫ НӘРСӘДӘ?

Белорус әдәбияты классигы, БССРның халык шагыйре Янка Купала музеенда 2 февральдән 1 мартка кадәр Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» –күчмә күргәзмәсе узачак.

Белорус әдәбияты классигы, БССРның халык шагыйре Янка Купала музеенда 2 февральдән 1 мартка кадәр Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» –күчмә күргәзмәсе узачак.

Танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреты тормышы тарихы белән кургәзмәгә килгән һәр кеше таныша алачак. Бу күргәзмә елдан-ел Янка Купала музеенда уза: бер-берсе белән таныш булмаган ике бөек иҗатчыны берләштерә, ди проект авторлары.

Муса Җәлил белән Янка Купала бер үк вакытта-Бөек Ватан сугышы вакытында яза һәм икесе дә Бөек Җиңүне күрмичә һәлак була. Аларның иҗаты дошманга каршы көрәштә нәтиҗәле коралга әверелә, ә аларның язмышлары безнең көннәрдә – патриотизм, кыюлык һәм батырлык, намуслылык һәм рухи көчнең ачык мисалы.

Күргәзмә кысаларында укучылар өчен ике гадәти булмаган дәрес узачак. Бөек Ватан сугышы вакытында әдәбиятчыларның язмышы һәм иҗаты турында сөйли торган патриотик тәрбия дәресе «Ике шагыйрь-ике язмыш» һәм «Каләм-Халык тавышы».
Икенче дәрес барышында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Мусеевнаның истәлекләре видео-презентациясе булачак. Моннан 8 ел элек ул Печище авылындагы Янка Купала музеенда булды. Шулай ук килүчеләр Муса Җәлил һәм Янка Купала шигырьләре белән якыннан таныша алачаклар.

«Идел» журналы 16+

Теги: Муса Җәлил, Янка Купала, Татарстан Милли музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев