ЛИЛИЯ ХӘЙРУЛЛИНА УЛЫНЫҢ ИСЕМЕН ӘЙТТЕ
Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграм битендә улына нинди исем кушуын хәбәр итте. Шуны да әйтергә кирәк, ул үзенең моңа кадәр өч бала әнисе булуын да раслады.
Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграм битендә улына нинди исем кушуын хәбәр итте. Шуны да әйтергә кирәк, ул үзенең моңа кадәр өч бала әнисе булуын да раслады.
“Әйе, мин – өч бала әнисе. Ләкин “кайда балаларыгыз, кем белән яшиләр, ничә яшь, әтиләре кем?” кебек сораулар бирмәгез. Аның ише сорауларга җавап бирмим. Ни өчен балаларны күрсәтмим? дип сорыйсыз, чөнки балалар өчен әти белән әни икесе дә җаваплы. Балаларның әтиләре социаль челтәргә мәгълүмат чыгаруга каршы булырга мөмкин. Шәхсән мин яңа гына туган баланың фотосын куерга каршы. Шәхси тормыштан пиар ясамыйм. Миңа бу кирәкми. Аннан башка да күрсәтер, сөйләр әйберләрем җитәрлек”, - дип яза Лилия.
Лилия бала тудыру йортыннан чыкканда купшы бәйрәм оештырмавы, гади джинсы, кеды һәм футболкадан гына чыгуын да искәртә. “Күпләр купшы бәйрәмнәр турында хыяллана, барысы да зәвыклы булсын дип тели. Минем исә барысы да гади булды”, - ди җырчы.
Исемгә килгәндә, Лилия улына Ратмир дип исем кушкан. Бик матур исем. Сау-сәламәт бала булсын!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев