Логотип Идель
Яңалыклар

Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла

Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин. 

Шимбә көнне Әлмәт шәһәрендә (Белоглазов ур., 62) яңа җәмәгать урыны ачылачак. “Индустрия скверы” исемен йөртәчәк урынның төзелеше 2019 елда ук планга кертелгән. Ул 2 нче номерлы котельня урынында булачак.

Шәһәргә табигатьне кайтару – “Индустрия скверы”ның фәлсәфәсе шундый. Төп архитектура алымы сыйфатында исә газ торбалары кулланылган. Алар карамай чыгару сәнәгатен сурәтләүче бер символга әйләнгән. Эскәмияләр, чүп савытлары, күрсәткечләр һ.б. – һәммәсенең нигезен торбалар тәшкил итә. Сквер территориясендә бетоннан ясалган скейт-парк һәм арт-объектлар урын алган. Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты һәм “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.

Чыганак: Инде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев