Май бәйрәмнәрендә һава торышы ничек булачак?
Бу көннәрдә Татарстанда һава торышы берничә мәртәбә кисәк үзгәрде.
Үткән ялларда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәрелеп алды. Бу әлеге ай өчен яңа рекорд: 1920 елдагы абсолют максимум +26,7 градус тәшкил иткән.
Киләсе ялларда исә, синоптиклар әйтүенә караганда, табигать тынычланып һава температурасы стабиль +18-19 градус булыр.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 4 нче һәм 5 нче майда, республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +6 дан +12 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +20-26 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстанлыларны шимбә, 6 нчы майда да яңгырлар көтә. Көндез һава +17-22 градуска кадәр җылыначак.
Бу көннәрдә актив магнит бураннары да күзәтелә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев