Логотип Идель
Яңалыклар

Malsi Musicтан өр-яңа клип!

Malsi Music (Ислам Вәлиев) «Чисто Чиста» трегына клип чыгарган.

Бу — табигать тавышлары белән җанландырылган һәм Буа районының Яңа Чәчкәб һәм Кыр—Тәүгелде авылы балалары белән бәргә яздырылган, җиңелчә җәйге брейкбит. «MOÑ» театраль мәйданының «Чисто.Чиста» проекты кысаларында иҗат ителгән җыр. Синглның продюсеры — Леонид Слуцкий һәм Рәсүл Чабдаров белән эшләгән вируслы иҗат җимешләре белән күпләргә таныш булган Казан электрон музыканты Malsi Music. 

«Чисто чиста» — спектакль дә, перформанс та түгел. Без бу жанрны «нәмәстә» диалекталь сүзе белән атадык. Нәрсә турында сүз барганын аңлыйсың, әмма төгәл атама бирә алмаганда шулай әйтәләр бит. Шул. Бу жанр кысаларында авыл тормышы кагыйдәләрен беләчәкбез, малайларның зарларын һәм кызларның хыялларын ишетәчәкбез. Күп хәрәкәт итәчәкбез — бу безнең өчен табигый. Ә кайвакыт — тынып калачакбыз, анысы авыррак бирелә. Тагын — билбау көрәшен дә күрсәтербез һәм, әлбәттә, чиста бәхет белән уртаклашырбыз ди авторлар.

p.s.: Ислам Вәлиев белән интервьюны сентябрь саныннан укыгыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев