Логотип Идель
Яңалыклар

Мәҗнүн: Рәдиф Гаташның шигырь киче

31 март көнне MOÑ театраль мәйданында шагыйрь Рәдиф Гаташның шигырь киче узачак. Шигырьләрен автор үзе укый.

31 март көнне MOÑ театраль мәйданында шагыйрь Рәдиф Гаташның шигырь киче узачак. Шигырьләрен автор үзе укый. Кичнең махсус кунаклары — Зәйнәп Фәрхетдинова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов — Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырларны башкаралар.



Мартның соңгы көннәрендә Рәдиф абыйга 82 яшь тула, ә шигърияте һаман да яшь, дәртле, хөр рухлы. Рәдиф Гаташ — әдәбиятка 60нчы елларның икенче яртысында килеп, башлангыч чорларында ак һәм ирекле шигырьгә өстенлек биргән шагыйрьләр буыныннан. Татар шигъриятенә яңа ритмнар керткән, шигырьне мәйданнарга чыгарган, сәхнәгә күтәргән буын да — алар.

Рәдиф Гаташ — әдәбиятыбызның мәҗнүне: давыллы хисләр, мәңгелек мәхәббәт җырчысы. Аның шигырьләрендә тормышны ярату, эчкерсез, кайнар дәрт ташып тора. Кайчандыр ул үз шигърияте турында болай язган булган: «Мине туктаусыз эзләнүче, дөньяга гашыйк яшь кеше образы мавыктыра. «Лирик сөйләшүләр»ем шул образга бәйләнешле буяулар инде».

Чыганак: MOÑ театраль мәйданы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев