Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Марат Мухин эллеккеге хатыны турында серне чиште

    Марат Мухинның никахлашуы турында белгәч, инстаграм язылучыларның кайберләре Маратка шелтә сүзләре язган.  Баксаң, Марат Мухинны Дилә Нигъмәтуллина белән яши дип уйлап йөрүчеләр шактый булган икән. Алар чыннан да берара гаилә булып яшәгәннәр, бергә кыз үстергәннәр. Ләкин инде күптән аерылышканнар, аерылышуларын халыкка чыгармаганнар. Аңлашылмаучанлык шуннан килеп чыккан да. Марат Мухин үз инстаграм сәхифәсендә язуынча, Дилә дә күптәннән башка кешедә кияүдә икән. 

    «Бу хакта белмәүчеләр өчен хәбәр итәм, без инде Дилә белән күптән бергә түгел. Ул үзе инде күптән башка кешедә кияүдә. Аның үз тормышы, минем үземнеке. Безнең кызыбыз турында да борчылмагыз, аның белән дә бар да яхшы. Бу бары тик безгә кагыла торган әйберләр. Минем турында дөрес булмаган мәгълүмат таратырга кирәкми. Зинһар, тынычланыгыз. Бу кадәр пычракны минем хатыныма ишетергә бик тә авыр. Ул берничек тә эстрада белән бәйләнмәгән. Игътибарыгыз өчен рәхмәт».

    Реклама

    Әлеге тормыш хикәясендә барысы да бәхетле булгач, тагын ни дисең инде! Хәерлегә булсын!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!