Логотип Идель
Яңалыклар

Марсель Галиев: «Әмирхан Еникины күргән саен песиенә сәлам әйтә идем»

12 мартта Татар китабы йортында Әмирхан Еники турында фикер алышу булды. Бирегә әдипнең чордашлары – Рабит Батулла, Нәҗибә Сафина, Марсель Галиев, Марат Әмирхан җыелды.

Әмирхан Еникинең каләмдәшләре аның турында якты хатирәләре белән бүлеште. 

Рабит Батулла язучыны “акчасын бәрәкәтле тота иде” дип искә алды:

- Еники – авыр язмыш кичергән шәхес. Ул сак һәм бәрәкәтле кеше иде. Әле дә хәтерлим: юкчыл чагымда аннан акча сорап тордым. Кыш иде бу. Әмирхан ага белән урамда бик озак сөйләшеп тордык. Безне кар күмеп китә язган иде. Әмирхан ага  бик әкрен кеше иде: акча янчыгын бик озактан гына чыгарды. Һәм акчасын алып бирде. 

Марсель Галиев Әмирхан Еникинең песие турында сөйләде: 

- Әмирхан агадан гәҗит өчен интервью алырга килдем. Сөйләшеп утырганда  сумкама ак песи кереп китте һәм тиз генә әйләнеп тә чыкты. Мин бераз аптырап калдым. Әмирхан ага “Апак” исемле икәнен әйтте. Язучының кабинетында өстәл диварга терәлмәгән. Чын кабинет иде аның. Песи өстәлдәге кәгазьләрем өстеннән узып, икенче якка барып тынычланып ятты. Гүя “бу кәгазьләргә ышанырга була” дигән кебек.  Ә бераздан шкафка менеп сузылып ятты. Әмирхан аганы күргән саен песигә сәлам әйтә идем. Миңа калса, Аппак күк катларыннан махсус язучының тынычлыгын, сабырлыгын саклар өчен төшерелгән изге җан иясе булгандыр,  – дип әлеге җылы хатирәсе белән уртаклашты публицист. 

Шулай ук кичәдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимәләре – Гөлфия Гайнуллина һәм Миләүшә Хәбетдинова катнашты. Алар Әмирхан Еники мирасын саклау һәм таныту турында сөйләде. 

Чара кысаларында “Хәтердәге төеннәр” камера күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә язучының кулы белән язылган әсәрләре вариантлары белән танышырга мөмкин. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев