Яңалыклар
Марсель Галиевның «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе ачыла
Тантанада беренче экскурсияне Марсель Галиев үзе үткәрәчәк.
Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевның «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе Әмир Мәҗитов музеенда ачыла.
«Алтайга дүрт мәртәбә барып кайттым. Шунда төшерелгән табигать күренешләрен кешеләргә күрсәтәсем килә. Илледән артык фоторәсем урнаштырдык», - ди шагыйрь.
Ачылу тантанасы 14 апрельгә билгеләнгән. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Тантанада беренче экскурсияне Марсель Галиев үзе үткәрәчәк.
Әмир Мәҗитов музееның адресы – Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 нче йорт.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев