Логотип Идель
Яңалыклар

Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән — сәйләннәр» китаплары тәкъдим ителәчәк

«Әдәби кафе»да Марсель Галиевның яңа китапларын тәкъдим итү уңаеннан очрашу була.

11 октябрьдә 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"ның «Әдәби кафе»сында шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның ике яңа китабы басылып чыгу уңаеннан автограф-сессия узачак.

Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Чытырманлыкта» китабына Марсель Галиевның тәрҗемә әсәрләре туплап бирелгән. Биредә Максим Горький һәм Александра Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Рюноскэ Акутагаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, алман галиме Карл Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һ. б. турындагы хезмәте урын алган.

Моннан тыш, хезмәттә Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Руи Гонсалес де Клавихоның сәяхәтнамәсе дә бар.

«Сүзләрдән — сәйләннәр» китабына төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз-әйтемнәр, мәкальләр туплап бирелгән.

фото: Татар-информ.

Шулай ук укыгыз: МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев