Логотип Идель
Яңалыклар

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары игълан ителде

Быел ул бишенче тапкыр тапшырылды

Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары игълан ителде. Быел бу премия Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевкә, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗевкә һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссёр Илгиз Зәйниевкә бирелде. Лауреатларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады һәм бүләкләрне тапшырды.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика театр сәнгате өлкәсендәге премия 2014 елда гамәлгә куелган. Премия 2 елга бер тапкыр 3 кешегә тапшырыла. 

Премияләр тапшырылгач, тамашачыга Ркаил Зәйдулланың "Игезәк" әсәренә режиссер Рамил Гәрәев сәхнәләштергән премьера тәкъдим ителде. 

фото: Абдул Фархан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев