Логотип Идель
Яңалыклар

Мартта Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак 16+

Бөтендөнья яшьләр фестивале Президент Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында узачак.

13-16 март көннәрендә республикага төрле илләрдән 100 кеше киләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы ведомство башлыгы Ринат Садыйковка сылтама белән. Ул Татарстанда 55 илдән, шул исәптән Австрия, Аргентина, Болгария, Ливан, Македония, Венгрия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Финляндия һәм башка илләрдән фестивальдә катнашучылар булачагын әйтте.

Төбәкләргә сәяхәтләр «Сириус»та төп программа тәмамланганнан соң башлана. Юнәлешләренә карамастан, чит ил кешеләре «Россия» күргәзмә-форумына бару өчен өч көнгә Мәскәүдә тукталачак. Ә төбәкләргә сәяхәт яшьләргә илне, аның традицияләрен, тарихи мирасын яхшырак белергә, шулай ук анда яшәүче халыкларның күптөрлелеген һәм төбәкләрнең икътисади потенциалын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев