Мартта яңа машиналар 40 процентка кыйммәтләнде
Мартта яңа автомобильләргә бәяләр уртача 40% ка арткан, дип яза "Коммерсанть" дилерларны сораштыруга һәм "Автостат" мәгълүматларына сылтама белән.
Мартта яңа автомобильләргә бәяләр уртача 40% ка арткан, дип яза "Коммерсанть" дилерларны сораштыруга һәм "Автостат" мәгълүматларына сылтама белән.
Иң нык - 50-60% ка - Россиядә логистика белән проблемалар аркасында гына түгел, ә АКШ, Евросоюз һәм Япония санкцияләре аркасында да чикләнгән премиаль машиналар кыйммәтләнде, дип билгели басма.
Россия базарында рәсми рәвештә тәкъдим ителгән автоконцерннарда бәяләр 35-45% ка арткан. Мартта LADA ике тапкыр кыйммәтләнде - АвтоВАЗ, модельгә һәм комплектациягә бәйле рәвештә, бәяләрне 11-47% ка арттырды. Иң популяр чит ил машинасы - KIAның бәясе - 24-39% ка үскән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев