Майда 10 көн ял итәрбезме?
Быел календарьда 30 апрель, 1 май һәм 7-10 май ял көннәре буларак билгеләнгән. Ә 4-6 май көннәрендә эшләячәкбез.
Майдагы ялларны 10 көнгә кадәр арттыру тәкъдиме ясалды. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, «Яңа кешеләр» партиясе депутаты Владислав Даванков производство календарена шундый үзгәрешләр кертү нигезле дип саный.
1-10 май аралыгындагы яллар, парламентарий фикеренчә, бакчачыларга яшелчәләрне иртәрәк утыртырга һәм азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу шулай ук кешеләргә гаилә һәм дуслары белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Даванков билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Россиядә озакка сузылган яллар оештыруга бәйле тәҗрибә бар инде.
Быел календарьда 30 апрель, 1 май һәм 7-10 май ял көннәре буларак билгеләнгән. Ә 4-6 май көннәрендә эшләячәкбез.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев