Логотип Идель
Яңалыклар

МЧС министры һәлак булган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев хезмәт бурычын үтәгәндә фаҗигале төстә һәлак була

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев хезмәт бурычын үтәгәндә фаҗигале төстә һәлак булган, аңа 55 яшь иде. Бу хәл өйрәнүләр вакытында булган

Фаҗига Арктик зонада гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләр вакытында килеп чыга. Зиничев Дудинкага Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән бергә яңа янгын часте төзелешенең ничек баруын тикшерү өчен килгән була.

Алар оператор белән иң кырыйда басып торган. Оператор, таеп, суга төшеп киткән. Зиничев таеп егылган кеше артыннан суга чума, әмма калкып торган ташка килеп бәрелә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев