«Мәдәни чәршәмбе» проектында 25 мең кеше катнашкан
Казанның «Мәдәни чәршәмбе» проекты чаралары сериясендә 25 мең кеше булган. Җәй дәвамында «Черек күл» паркында һәм «Әкият» курчак театры янындагы скверда 12 тематик вакыйга – татар һәм джинс мәдәнияте кичәләре, квиз, игезәкләр бәйрәме, джаз һәм рок кичәләре, бию мастер-класслары һ.б. узды.

Халыкның иң яратып йөргән чарасы бию мастер-класслары кичәсе булган, анда теләүчеләр эстрада һәм халык хореографиясе, шулай ук лезгинка белән таныша алган.
Проект киләсе җәйдә дә гамәлгә ашырылыр дип планлаштырыла. Хәзер киләсе сезонда булачак чараларга тәкъдим һәм теләкләрне калдыру мөмкинлеге бар. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев