Логотип Идель
Яңалыклар

«Мәдәни десант» проекты старт алды

Татарстан районнарында «Мәдәни десант» проекты старт алды.

Татарстанда 17 март көнне «Мәдәни десант» проекты старт алды. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, чаралар Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнарының авыл һәм район мәдәният йортларында узачак.

Семинарларда мәдәният йортларының 150дән артык хезмәткәре – методистлар, белгечләр, юнәлеш җитәкчеләре катнашырга өлгергән. Проект Мәдәният йортларының эшчәнлеген алга җибәрергә, нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.

«Безнең бурыч – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге экспертлар белән берлектә иң ерак мәдәният йортларына барып җитү, аларга көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү һәм кире элемтә алу. Без аларның уникаль тәҗрибәләрен башка оештыручыларга җиткерергә дә ярдәм итәчәкбез", – дип белдерде "Таткультресурсцентр" директоры Алсу Мифтахова.

«Мәдәни десант» проекты Татарстан Республикасының 25 районында узачак. Киләсе чаралар апрельдә көтелә.

Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев