Логотип Идель
Яңалыклар

Мәдәният министрлыгы Этнофестивальләр картасын тәкъдим итте

Быел да, башка елда да безнең бурычларның берсе – һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, популярлаштыруга ярдәм итү, безнең территориядә яшәүче халыкларның милли тиңдәшлеген саклап калу һәм үстерү

ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан узган брифингта Татарстанның Этнофестивальләр картасы тәкъдим ителде.

«Быел да, башка елда да безнең бурычларның берсе – һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, популярлаштыруга ярдәм итү, безнең территориядә яшәүче халыкларның милли тиңдәшлеген саклап калу һәм үстерү», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында.

Мәдәният тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурс үзәге белән берлектә әзерләнгән Этнофестивальләр картасына республикада узучы 80гә якын этник фестиваль кертелгән.

Картада фестивальләр узган муниципаль район һәм фестиваль турында мәгълүмат бирелгән. Билгеле булса,  узачак көне күрсәтелгән.

Быел «Семык» мари мәдәнияте бәйрәме 3 июньдә Әгерҗе районының Пелемыш авылында, «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәме 8 июльдә Әлки районында уза.

Арча районы «Сөлгеле капка» фольклор фестиваленә, Зәй районы «Ашыт җыены», Кайбыч районы «Кичке уен» район фестиваленә әзерләнә. Балык бистәсе август аенда «Шаль-FEST» – «Шәлләр элдем читәнгә» I хатын-кызлар халык һөнәрчелеге республика фестивален башлап җибәрәчәк.

Чирмешән районы «МишарFEST» мишәр мәдәнияте фестивале үткәрергә планлаштырыла. Якынча вакыты - июль азагында. Ютазы районы «Кымыз-тау» татар кымызы этнофестивале уйлап тапкан. Чаллыда апрель аенда «Карга боткасы» милли бәйрәме узачак.

Картада инде билгеле «Уйнагыз, гармуннар», «Түгәрәк уен», «Tat cult fest», «Печән базары» фестивальләре турында да мәгълүмат бирелгән.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев