Логотип Идель
Яңалыклар

МӘДӘНИЯТЛЕ ЯЗ

Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра.

10 мартта Татарстанда "Мәдәни ЯЗ" проекты старт ала. Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра.

Проект кысаларында бүген, 10 мартта, 19.00 сәгатьтә Камал театры "Театр & Музыка. Яхин" спектакленә чакыра. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театр-музыкаль тарих яңгыраячак.

Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Теркәлү өчен сылтама. Урыннар саны чикләнгән, ашыгыгыз!

Шулай ук акция кысаларында 10-25 март көннәрендә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексына (843) 200-12-37 телефоны буенча алдан язылып бушка керергә мөмкин. 
Комплекс көн саен 13.00-21.00 кадәр эшли.
Адрес: Татарстан ур., 8 йорт

Проектның инициаторы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев