"Мәдрәсә - белем чишмәсе": Динебез гореф-гадәтләрен хәтерлибезме?
Хәзерге яшьләрне мәгънәле җырлар тыңламый һәм чит ил музыкасы белән кызыксына, дип тәнкыйтьлиләр. Динебездәге гореф-гадәтләрне үз эченә алган "Мәдрәсә - белем чишмәсе" театральләштерелгән концерт без - яшьләрнең зәвыгын үзгәртә алырмы? Бу хакта проект оештыручылары матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Хәзерге яшьләрне мәгънәле җырлар тыңламый һәм чит ил музыкасы белән кызыксына, дип тәнкыйтьлиләр. Динебездәге гореф-гадәтләрне үз эченә алган "Мәдрәсә - белем чишмәсе" театральләштерелгән концерт без - яшьләрнең зәвыгын үзгәртә алырмы? Бу хакта проект оештыручылары матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Иң элек конференция сәхнә күренешеннән башланды. Бер-ике минутлык өзектә безгә (журналистларга - Авт.) эсселе-суыклы булып китте. Бу, бәлки, артистларның чын-чынлап рольләренә кереп уйнауларына бәйле булгандыр. Артистлар дигәнем, актерлар Марат Баязитов, Илнар Галиәхмәтов, Ленар Хамматовлар иде. Концертта бары тик ир-атлар гына катнаша, сәбәбен Ильяс Халиков болай дип аңлатты:
- Бу тамашада хатын-кызлар катнаша икән, алар дини яктан таләпкә туры китерергә тиеш булалар: яулыклы булырга, гаурәт капланырга тиеш, диде җырчы. Сүзен дәвам итеп, яшьләрнең чит ил музыкасын тыңлавына тукталып үтте:
- Безнең яшьләр хәзер чит музыкасы белән тәрбияләнәләр. Киләчәктә шушы бозык җырларны тыңлап, безнең халкыбыз түбәнлеккә төшмәсме? Шоу ясыйбыз дип, мөгез чыгармыйбызмы? - дигән сорау борчыганын да әйтте ул. - Без кешене өнди генә алабыз. Мөмкинлек булганда өндәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде.
"Мәдрәсә - белем чишмәсе" - гади халык өчен әзерләнгән өченче концерт, ул узган ел тамашачыга тәкъдим ителәсе булган. Әмма пандемия сәбәпле, кичектерелгән. Аның эчтәлеге мәдрәсәдә белем алу турында гына бармый, ә дингә - иманга килү мәгънәсе дә ярылып ята. "Апанай" мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров шулай дип ассызыклады:
- Мондый концертны уздыруны бик актуаль дип саныйм. Без хәзер алдынгы технология заманында яшибез, шуңа күрә динебезнең гореф-гадәтләре белән таныштыруның төрле ысулын куллана алабыз. Элек-электән килгән гадәтләрне оныта барабыз кебек, шуңа күрә һәр мөселман кешесен рухи байлык алырга чакырыйк, диде хәзрәт.
Сценарийны егетләр бергә язганнар. Үзенең зур өлешен керткән, концертта чыгыш ясаячак актер Ленар Хамматов әлеге тамаша турында болай дип сөйләде:
- Дин турында дин әһеле сөйләсе, ул халыкка тизрәк барып ирешә һәм аның турында уңай фикерләр туачак. Без актерлар булмасак та, сәхнәгә чыгарга җөрьәт иттек, ди Ленар.
Тамашада "юньсезрәк" роль башкаручы артист Марат Баязитов бу проектка очраклы килеп эләктем, ди. Әмма һич кенә дә үкенми:
"Бу минем җаныма якын тематика. Үзем өчен дини белем алырга да өлгердем", - ди үзе.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев