Яңалыклар
Мэрия балконында «Казан тавышы»н ишет!
Татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен җанлы музыкага укыячаклар.
26 августта «Казан тавышы» дигән музыкаль-театральләштерелгән перформанс була. Бу көнне мэрия балконыннан татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен җанлы музыкага укыячаклар. Бу хакта Казан мэриясенең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. Әлеге чара традицион рәвештә Шәһәр һәм Республика көне алдыннан үткәрелә.
Шигырьләрне Казан театрларының әйдәп баручы актерлары яңгыратачак.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев