Яңалыклар
МЕССИНЫҢ КҮЗ ЯШЕ ДӘ 1 МИЛЛИОН СУМ ТОРА?
Лионель Месси “Барселона”да узган матбугат очрашуы барышында елаган иде.
Лионель Месси “Барселона”да узган матбугат очрашуы барышында елаган иде. Спортчы өчен мондый карар кабул итү, “Барселона”дан китү җиңел булмады. Журналистлар белән очрашуны ул күз яшьләрсез башлый алмады. Яшьләрен кәгазьдән ясалган салфеткага сөртте.
Mercado Libre сәүдә платформасында шул салфеткаларны 1 млн сумга саталар, дип яза “Российская газета”.
Футболчы хәзер "Пари Сен-Жермен" француз командасы өчен чыгыш ясаячак.
Чыганак: Шәһри Казан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев